Апаста «Экология–киләчәккә адым» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды
Апас урта мәктәбе базасында онлайн-форматта «Экология–киләчәккә адым» Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чара «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясенең Дәүләт про...
Апас урта мәктәбе базасында онлайн-форматта «Экология–киләчәккә адым» Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды.


Чара «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясенең Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Эш химия, география, экология, биология юнәлешләре буенча алып барылды.


Конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призёрлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, ә катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасында «Рус география җәмгыяте» региональ бүлекчәсе, Апас районы мәгариф бүлеге оештыра.
Комментарийлар