Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Советында укучылар һәм педагогларның цифрлы грамоталылыгын арттыру турында сөйләштеләр

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы уза.Докладчы буларак беренче булып ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фә...

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы уза.
Докладчы буларак беренче булып ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов чыгыш ясады. Үз докладында ул мәгариф өлкәсендәге төп юнәлешләр, аның техник җиһазланышы, эчтәлеге һәм мәгариф системасында педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү турында сөйләде.

– Югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү нәтиҗәсендә бүгенге көндә барлык гомуми белем бирү оешмаларында цифрлаштыру буенча барлык шартлар да тудырылган. Өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен югары тизлекле Интернетка тоташтыру эше дәвам итә. Кайбер колледжларда интерактив җиһазлар бар. Быелгы иң зур горурлыгыбыз – республика җитәкчелеге тарафыннан педагогик хезмәткәрләр өчен ясалган бүләк. Алар өчен 12 000 ноутбук сатып алынган. Аларны укытучыларга тапшырдылар. 2010 елдан 2018 елга кадәр модернизация кысаларында мәгариф системасына барлыгы 90 000 ноутбук тапшырылды. Барлык имтихан тапшыру пунктлары да диярлек киң диапазонлы заманча IP камералар белән җиһазландырылган, –  дип сөйләде үз чыгышында Рәмис Музипов.
Музипов билгеләп үткәнчә, алар үзләренә татар телендә цифрлаштыру эшләрен кертү бурычын куячаклар.
Саба районы Байлар Сабасы гимназиясенең мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Фидан Хафизов үз докладында мәгариф системасында да белем бирү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән өзлексез камилләшү, яңача педагогик фикерләү һәм инновацион формаларның бик актуаль булуын билгеләп үтте.

"Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләтле,  заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятен белүче иҗади шәхес тәрбияләү.
Соңгы елларда тормышыбызның һәр өлкәсенә фән – техника казанышлары  буларак компьютерлар, электрон исәпләү машиналары килеп керде. Заман кешеләренең акыллы, тирән белемле булуын таләп итә. Әлеге бурычларны хәл итүнең бер юлы – мәгариф учреждениеләрендә бердәм цифрлы белем бирү мохитен булдыру. Мәктәптә эш кабинетларында Интернет челтәренә тоташтырылган компьютер булу – ул әле цифрлаштыру дигән сүз түгел. Компьютер, Интернет, электрон дәреслек –укытучының  хезмәтен башкару инструменты гына. Цифрлаштыру – яңа интерактив уку моделе ул. Беренче чиратта, мәктәпләрне яңа цифрлы технологияләр белән тәэмин итеп, уку материалларын куллану мөмкинлеге тудырып, укуның сыйфатын күтәрү. Икенче чиратта, төп игътибарны онлайн-белем бирү системасына өстенлек бирү. Укучының үзенә, читтән торып, уку программасын сайлап, теләсә кайсы вакытта белем алу мөмкинлеге тудыру.
Без балаларга хәрәкәтнең юнәлешләрен күрсәтү, аларга карьера офыкларын ачу һәм аларның тормышлары ничек үсә алуын курсәтергә тиешбез. Дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләр һәм актив методлар куллану – шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты.
Безнең гимназиядә мәгълүмати һәм санлы технологияләр актив кертелә һәм үсә. Мәгълүмати-техник базасы сизелерлек үзгәртелде. Гимназиядә 56 уку кабинеты бар, һәм аларның һәрберсе интерактив җиһазлар яки экранлы проектор белән җиһазландырылган, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Ләкин укытучылар үз педагогик эшчәнлегендә сан һәм мәгълүмати технологияләр үсешенең тиз темплары, информатика өлкәсендә белемнәре җитмәү, шушы өлкәдә укучылар сорауларына  һәрвакыт дөрес җавап таба алмый торган, мәгълүмати җәмгыять вакыйгаларында аз хәбәрдарлык, гамәли белемнәр җитмәү белән бәйле проблемалар белән очраша.
Бу проблемаларны чишәр өчен, IT- юнәлештә республика оештырган укуларда  укытучыларыбыз актив катнаша. Шулай ук методик ярдәм күрсәтү максаты белән укытучыларның дәресләренә йөрибез, аларны анализлыйбыз. Ел саен районыбыз мәктәпләренә, төрле-төрле уку йортларын уңышлы тәмамлап, яшь белгечләр кайта. Алар һәрберсе беренче көннән үк тулы энергия, энтузиазм белән эшләп китәләр.  Ләкин, кирәкле нәтиҗәләргә ирешү өчен, күбесендә IT технологиялар өлкәсендә тәҗрибә җитми.  Гади генә Excel, презентация ясый торган программаларда тиешлечә эшли белмәүләре борчылдыра. Бу проблеманы чишәр өчен югары уку йортларында бу юнәлешкә күбрәк игътибар бирсеннәр иде," – дип сөйләде ул.
Аның фикеренчә, чын укытучыны, такта белән акбурны, робот та, заманча технологияләр дә алмаштыра алмас. Әмма заманча технологияләрне белү һәм куллану укыту процессын унайлырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ