"Ике попугай бар - берсе ир, берсе хатын”, яки тәрҗемә эше ни дәрәҗәдә?
"Университетта татар телен җиренә җиткереп укытмыйлар, мәктәпләрдә таләп җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шунлыктан матбугат чараларында хаталар бик күп", - диде филология фәннәре докторы, профессор...
"Университетта татар телен җиренә җиткереп укытмыйлар, мәктәпләрдә таләп җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шунлыктан матбугат чараларында хаталар бик күп", - диде филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рүзәл Йосыпов.
Татарстан журналистлары берлеге йортында татар галиме Рүзәл Йосыпов белән очрашу булып узды. Түгәрәк өстәл янында узган әлеге очрашуда сүз татар матбугатында еш кулланылучы ялгыш сүзләр, җөмләләр хакында барды.
"Журналистларга тиз арада рус теленнән татарчага тәрҗемә итәргә туры килә,- диде Рүзәл Йосыпов. - Русчадан татарчага тәрҗемә итү катлаулы эш. Шуңа күрә сездән игътибарлы булуыгызны сорыйм. Аңлатмалы сүзлекләрдән файдаланырга кирәк.”
Материал никадәр генә кызыклы булмасын, телнең дөреслеге беренче чиратта торырга тиешлеген ассызыклады галим. Радио-телевидениедә еш куллана торган калька сүзләр телебезне бозып кына калмый, кайвакыт көлке хәлгә калдыра. Мәсәлән, иң-иңнәр, сылтама, сыерчык җырлый, оныкчык кебек сүзләр шуның мисалы булып тора.
“Тәрҗемә принципларының иң әһәмиятлесе – оригиналның мәгънәсен югалтмау. Ләкин журналист күп очракта мәгънәгә игътибар итмичә, рус теленнән аерым сүзләрне татарчага тәрҗемә итә”, - ди Рүзәл Йосыпов.
Газета-журналларда да хаталар кабатланып тора. “Жираф ханым әни булырга җыена”, “ Сөтчелек буенча Арча районы терлекчеләре алда бара”, “Ике попугай бар-берсе ир, берсе хатын” кебек мисалларны атап узды галим.
Килгән журналистларга Рүзәл Йосыпов үз китапларын да бүләк итте.
Комментарийлар