Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда әдәбият белемендә тирән эз калдырган галимнәрнең юбилее

18–19 ноябьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган татар әдәбияты галимнәре Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин, Резеда Кадыйр кызы Ганиева, Рифат Хәсән улы Сверигиннарның 90...

18–19 ноябьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган татар әдәбияты галимнәре Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин, Резеда Кадыйр кызы Ганиева, Рифат Хәсән улы Сверигиннарның 90 еллык юбилейларына багышланган «Көнчыгыш әдәби-эстетик һәм фәлсәфи фикере контекстында татар әдәбияты белеме» халыкара фәнни-гамәли конференция узды, дип хәбәр итә университетның матбугат үзәге.
  
Конференциядә Татарстан, Россия вузлары, фәнни үзәкләреннән һәм Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстаннан күпсанлы галимнәр катнашты.

Тантаналы ачылышта институт директоры профессор Рәдиф Рифкат улы Җамалетдинов, конференциядә катнашучыларны сәламлап, әлеге шәхесләрнең биографиясендә университетның урыны, галимнәрнең татар әдәбияты белеме үсешенә керткән олы хезмәтләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең татар әдәбияты буенча консультанты Марат Хәлил улы Закиров, Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗановлар да конференциядә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, уңышлы чыгышлар теләде; мондый конференцияләрнең кирәкле, файдалы булуына басым ясадылар. Галимнәребезнең туган төбәкләреннән, беренче эш урыннарыннан (Саба, Яшел Үзән, Кукмара районнарыннан) тәбрикләү сүзләре белән махсус кунаклар килүе  аеруча җылы кабул ителде, дип хәбәр ителә яңалыкта.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://kpfu.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ