Мәрхәмәтле әкият – “Татарстан энҗесе”
Яңа ел якынлашканда, җирдә могҗизалар арта, диләр. Һәркем өчен балачагыннан ук бик якын да, кадерле дә бәйрәм шул ул. Кышкы салкын, кыска көннәрне ямьләндереп, һәркем өендә яшел чыршы бизи. Ниндидер ә...
Яңа ел якынлашканда, җирдә могҗизалар арта, диләр. Һәркем өчен балачагыннан ук бик якын да, кадерле дә бәйрәм шул ул. Кышкы салкын, кыска көннәрне ямьләндереп, һәркем өендә яшел чыршы бизи. Ниндидер әкияти көче бар Яңа елның. Бәлки Яңа елыбыз уңышлырак, яхшырак булыр дип өмет итүдәндер бу.
Әкияти көннәрдә Татарстан Республикасының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан инвалидлыгы булган хатын-кызлар арасында уздырылучы “Татарстан энҗесе” (“Жемчужина Татарстана”) конкурсына йомгак ясалачак. Әлеге конкурс 2014 елдан оештырылып, күп инвалид хатын-кызларның тормышына уңай йогынты ясарга өлгергән.
Ел саен анда 10 инвалид хатын-кыздан гариза кабул ителә һәм алар дүрт этапны узып (видеовизитка, блиц-сораштыру, иҗади номер, дефиле-чыгыш) үзләрен күрсәтәләр. Аларга әзерләнү этабында мәдәният хезмәткәрләре һәм берәр депутат хатын-кыз ярдәм итә. Бу бәйгедә һәр катнашучы билгеле бер номинациядә җиңүче була.
Әлеге бәйгедә катнашучылар аны сихри бер әкияткә тиңлиләр. Бәйгедән соң тормышлары үзгәрә, үз-үзләренә ышаныч арта. Яңа ел алдыннан чыннан да бер тылсым кебек “Татарстан энҗесе”.

Айсылу Имамиева
Фото: https://miloserdiert.ru

Комментарийлар