Логотип Магариф уку
Цитата:

Ольга Васильева: укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүне ике куллап хуплаячакбыз

Россия Мәгариф министрлыгы  Дәүләт Думасы тарафыннан әзерләнә торган мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирүне күздә тоткан закон проектын хупларга әзер. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга...

Россия Мәгариф министрлыгы  Дәүләт Думасы тарафыннан әзерләнә торган мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирүне күздә тоткан закон проектын хупларга әзер. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җиткерде, дип хәбәр итә Интерфакс.


"Мин Думада коллегаларыгызның мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирә торган закон проекты әзерләвен беләм һәм без аны ике куллап хуплаячакбыз", - дигән Васильева  “Яшь буында гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм хатын-кызлар советының үзара эшчәнлеге” Россия хатын-кызлар берлеге бөтенроссия форумында.


2016 елның көзендә Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетында Россия Мәгариф министрлыгына  бер төркем тәкъдимнәр, шул исәптән хезмәт тәрбиясе бирү буенча да, әзерләнүе билгеле булды. Комитет җитәкчесе Вячеслав Никонов октябрьдә " хезмәт тәрбиясенә кире кайту күп бәхәсләр тудырды, әмма парламентарийлар әлеге нормаларны ничек гамәлгә кертү юлын ачыкларга ниятлиләр", - дип җиткергән иде.


Clipboard11 (1)
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ