Логотип Магариф уку
Цитата:

Разил Вәлиев: "Татарстан туган тел бәйрәмен елга ике тапкыр бәйрәм итә торган бердәнбер республика"

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Кече залында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Р...

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Кече залында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Гали Чокрый», «Мәҗит Гафури» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» сериясеннән Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәфкә багышланган китапларны тәкъдим итүгә багышланган «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» дип аталган Түгәрәк өстәл узды.
Татарстан республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Җыен" фонды идарәсе рәисе Разил Вәлиев сүзен кунакларны Халыкара туган телләр көне белән тәбрик итүдән башлады.
"Бүгенге көндә радио-телевидениеләрдә туган телгә багышланган марафоннар бара, бөтен республикада – мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелә. Гомумән, аны бөтен халык бәйрәме дип әйтергә була. Әмма Татарстан туган тел бәйрәмен елга ике тапкыр бәйрәм итә торган бердәнбер республика. Аның берсе 21 февраль – Халыкара туган телләр көне булса, икенчесе – дәүләт советы тарафыннан закон нигезендә расланган 26 апрель – Туган тел көне. Бүгенге чорда бу безнең өчен аеруча да кадерле бәйрәм. Ә инде туган тел мәсьәләсе һәм безнең чыгарган китапларны һич кенә дә бер-берсеннән аерып карап булмый. Әлеге шәхесләребез турында китап чыгару фикерен Миркасыйм ага Госманов тәкъдим иткән иде. Без монда бакыйлыкка күчкән шәхесләребез турында гына язабыз. Шәхесләргә карап милләт үзенең киләчәген билгели. Бигрәк тә бу дәүләтсез халыклар өчен мөһим. Чөнки республикаларның мөмкинлекләре шактый чикле. Халкыбыз, шушы шәхесләребезгә карап, аларның гыйбрәтле язмышларын күз алдыннан кичереп, күңелләре аша үткәреп, алардан үрнәк һәм гыйбрәт алып яшәсә, безнең халыкның нигезе ныгыр иде дип уйлыйм. Без бу эшне киләчәктә дә дәвам итәрбез. Быел да 4 китап чыгарырга ниятлибез. Әмма бер генә бурыч бар. Китабын да чыгарыбыз, галимнәребез дә эшли, һәркем тырыша, әмма аның укучысы да булсын иде. Бигрәк тә яшь буын укысын иде," – дип тәмамлады ул сүзен.

Татар халкы танылган шәхесләргә бай, аларның мирасын өйрәнү, халкыбызга җиткерү җитди бурыч булып тора, ди түгәрәк өстәлгә катнашкан галимнәр. Тәкъдим ителә торган китаплар әнә шул максатка хезмәт итә. XIX йөзнең икенче яртысында яшәп иҗат иткән Гали Чокрый мәгърифәтче әдип, рухани буларак киң танылу ала. Аның әсәрләре үз вакытында киң таралып, татар һәм башкорт халыкларының рухи мирасын тәшкил итә. Әдипнең тормышы, иҗаты бүген кызыксыну уята, анда үз чоры тормышы аша вакытлар үтү белән искерми торган кыйммәтләр, яшәеш фәлсәфәсе чагылыш таба.
Мәҗит Гафури, ХХ йөз башында әдәби иҗатка килеп, татар әдәбиятының яңарышын тәэмин итүчеләрнең берсе булып таныла. Аның иҗаты халыкчанлыгы, тормышының төрле якларын бай сурәт-алымнарда тасвирлавы белән аерылып тора. 1920-40 елларда Башкортстанда яшәү дәверендә әдип башкорт телен, әдәбиятын, театр сәнгатен оештыруда актив катнаша.
Татар халкының каршылыклы тарихында әдип, журналист, тарихчы Гали Рәхим һәм җәмәгать, сәясәт эшлеклесе, тел белгече Галимҗан Шәрәф лаеклы урын алып тора. Яңа совет дәүләте шартларында татар халкының телен, әдәбиятын, тарихын, гомумән, мәдәниятен үстерүгә зур көч куйган әлеге шәхесләр, кызганыч ки, нахакка репрессиягә эләгә, мираслары халыктан читләштерелә. Бары ХХ гасыр ахырында алар белән киң планда танышу һәм өйрәнү мөмкинлеге туа.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ