Тузганак җыеп калыйк
Чөнки тамырның файдалы матдәләргә иң бай чагы. Файдасы нидәме? Хәзер беләбез.
Тузганак тамыры – күп авыруларга дәва. Чөнки анда үт кудыргыч, бавырны, бөерне сәламәтләндерүче, кан составын яхшыртучы, нервларны тынычландыручы, шешенүләрне бетерүче, авыртуларны басучы, буыннарны, сөякләрне дәвалаучы витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.
Тузганак тамырын ничек әзерлибез?
Үләнне тамыры белән казып алабыз, тамырны кырмыйча гына, балчык һәм комнары калмаслык итеп юабыз. Шунысын истә тотарга: тамырларны озак вакытка суга салып куярга кирәкми. Тиз генә юып алырга һәм турап киптерергә кирәк.
Киптерелгән тамырны кофе тарттыргычта онга әйләндерергә мөмкин. Бу эшкә йөрүчеләр, сәфәрдә еш йөрүчеләр өчен кулланырга уңай.
Кипкән тамырлардан төнәтмә ясап та эчәргә дә ярый.
Тузганак тамырын әрекмән тамыры белән бергә 10 көн рәттән кулланганда рак күзәнәкләре үсешен туктата.
Берничә киңәш:
1. Артриттан. 6 грамм кипкән тамыр һәм яфракларга 1 стакан су салып салмак утта 10 минут кайнатырга. Төреп куеп, ярты сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.
2. Гепатиттан. Тузганакның бөтен өлеше белән бергә иттарткычтан чыгарып суын сыгарга. Ярты стакан җылымса суга 1 аш кашыгы сыгынтыны салып эчәргә.
3. Экссудатив диатез – тән бозылудан. 1 чәй калагы тузганак тамырына 1 стакан кайнап торган су салырга. 1–2 сәгатькә төреп куярга. Сөзеп алганнан соң, ашарга ярты сәгать кала көнгә 3–4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә. Матдәләр алмашын яхшырта. Балаларга да кулланырга ярый.
4. Холециститтан. 3 аш кашыгы вакланган тузганак тамырына 2 стакан су салып, салмак утта 20 минут кайнатырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр ярты стакан эчәргә.
5. Сөяк сынганда. Тузганак чәчәген, үги-ана яфрагы чәчәген, сирень чәчәкләрен һәм әрекмән тамырын тигез өлеш алырга. Ярты литрлы шешәнең 3/4 өлешенә катнашманы салырга. Шешә тулганчы аракы салырга. Ким дигәндә 21 көн төнәтергә. Озак төнәтсәң дә ярый. Тәнгә тидерү өчен ясала. Бер үк вакытта мумиё эчү яхшы нәтиҗә бирә.
6. Эч кибүдән. 2 чәй калагы кипкән тузганак тамырына 1 стакан салкын су салырга. 8 сәгать төнәтергә. Ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.
7. Эч катудан (запор). 1 чәй калагы вакланган тузганак тамырына 1 стакан су салып, 20 минут салмак утта кайнатырга. Көнгә 3–4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә, дип яза "Кызыл таң".
Бу басма бары тик мәгълүмати характерда гына. Шуны истә тоту мөһим: классик һәм халык медицинасында кулланыла торган ризыклар, дарулар, БАДлар, препаратлар кабул итү белән бәйле теләсә нинди гамәлләр буенча табиб белән килешергә кирәк.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Йолдызлы малай» хикәясен өйрәнү
Язучы И. Газиның «Йолдызлы малай» хикәясен өйрәнү. VI сыйныф
Максат. "Йолдызлы малай” хикәясенең эчтәлеген ачу; әсәрнең идеясен ачыклау; төп геройга характеристика бирү; фронтовик язучылар һәм Илгизәр образы мисалында укучыларда татар сугышчыларына хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Презентация, өчпочмаклы хат, йолдыз, галстук.
Дәрес барышы.
I. Оештыру
II. Актуальләштерү
Май аендагы истәлекле даталар искә төшерелә. Бөек Җиңүнең әһәмияте турында әңгәмә үткәрелә. Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының портретлары күрсәтелә, әсәрләре әйтеп үтелә.
Укытучы. Укучылар, бу дәрестә без Ибраһим Газиның «Йолызлы малай» хикәясен өйрәнербез, әсәрнең идеясен билгеләрбез, төп геройга характеристика бирербез. Символлар белән танышырбыз. Символ – әдәбиятта метафорик алыштыруларга нигезләнгән сурәтләү чараларының бер төре. Әйтик, хат, йолдыз, галстук кебек әйберләр символ була ала. (Слайд күрсәтелә.)
Әсәр белән өйдә танышып килдегез. Шулай итеп, "Йолдызлы малай” әсәрендәге йолдыз, укучылар, хәрби символ мәгънәсендә алынган.
– Ә малай үзе кем була? Кем соң ул пионер?
III. Текст буенча эш
Хикәянең беренче юлларыннан ук тема ачыклана: бу әсәр Бөек Ватан сугышы темасына багышланган.
Ә хәзер, укучылар, әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик. Сез ничә өлешкә бүләргә тәкъдим итәр идегез? (Фикерләр тыңлана.)
1 нче өлешне “Авыл халкы – әсирлектә” дип алыйк. Шул өлешнең исемен дәфтәрләргә теркәп куйыйк.
– Биредә төп геройның портретын сурәтләгән юллар бар, әсәрдән шушы юлларны табып укырга.
Сүзлек эше.
ябыкты – похудел
каерып аткан саен – каждый раз когда выкидывал выгребая (глину)
көйгән иреннәре – высохшие губы
күкрәк турысына – на груди
симез үрдәктәй чайкалып – раскачиваясь как жирная утка
ары-бире йөренеп тора – ходит туда-сюда
– Шулай итеп, хикәянең геройлары белән танышабыз: бер якта йончып беткән, коры сөяккә калган картлар, хатыннар, балалар; икенче якта үрдәк кебек атлап йөрүче, симез немец сакчылары...
Сүзлек эше башкарыла. (Мәкалә кыскартылып бирелә. – Ред. )
– Ул көнне нинди хәл килеп чыга? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
– Көн эссе. "Кызуга чыдай алмый башлагач, ул күлмәген салып ыргыта, аз гына хәл алыр өчен көрәгенә таяна. Шунда ук колак төбендә тавыш ишетә...
“Э, ком һиер... – Немец, елмая-елмая ... күлмәгенә үрелде...”
– Күлмәген салу, кулына йолдыз рәсемен ясату Илгизәрнең зур хатасы була. Шушы рәсем проблема китереп чыгара да инде.
Сүзлек эше башкарыла.
– Шушы урында минем сезгә рәссам Харис Якуповның "Фронтовые зарисовки” китабыннан өзек укып үтәсем килә:
"Мальчишки моего поколения любили рисовать войну... Нас увлекали тогда рассказы о героике недавнего прошлого – гражданской войны... У меня теперь сыновья. В детстве они тоже рисовали войну, только уже не гражданскую, а другую – Отечественную: танки, самолёты... красные звёздочки...”
– Димәк, укучылар, ул вакытта мондый рәсем бер Илгизәрдә генә булмаган: “Бетми торган буяу белән беләгенә йолдыз сурәте төшергән икән... авылда бик күп малай төшерде ич аны. Сугыш-сугыш уйнаганда төшергәннәр иде.”
Йолдызы булгач, немецлар өчен бу малай пионер булып чыга түгелме соң? Ә пионер булу... Ул алар өчен дошман дигән сүз. Шуның өчен дә малайны подвалга ябалар.
– Куркамы Илгизәр, юкмы? (Аның йөгереп китеп, хатыннар арасына качасы килә, ләкин куркуын жиңә, качмый.)
2 нче өлеш, фикер алышканнан соң, “Илгизәрнең ялгышы” дип уйланыла.
– Илгизәр подвалда үзен ничек тота, нәрсә турында уйлый? (Фикер алышу.)
Сүзлек эше.
бераз ияләшкәч – немного привыкнув
сулышы кысылды – сжало дыхание
тынычланды – успокоился
саташкан кешедәй – как сумасшедший человек
чәнечкеле тимерчыбык – колючая проволока
– 3 нче өлешкә исем куйыйк: “Илгизәр подвалда”.
“Малайның күзләре зурайды... сулышы кысылды... тешләрен кысты да җылап жибәрде... бераз тынычланды... әллә бу подвалда чынлап та, кеше суялар микән... йөрәге тарс-торс тибә... саташкан кешедәй, идәнгә канга карап торды да йөгереп барып ишекне тартты. Тәрәзәгә ташланды, сикерде, менде. Куллары чәнечкеле тимерчыбыкка кадалдылар... Илгизәр кире шуып төште. Хәле бетеп идәнгә утырды.”
– Уйлап карасак, ул бит әле бала гына, сезнең кебек 12 яшьлек малай, уенда да аның әнисе – иң якын кешесе.
4 нче өлеш – “Борчулы уйлар”
– Иң авыр, кыен мизгелләрдә Илгизәр әнисен күз алдына китерә иде. Бала өчен анадан да газиз кеше юк бит. Бу – бик табигый нәрсә.
– Менә “үрмәкүч төсле кара свастика төшерелгән зур ишек…”
Язучы безгә дошманның шәфкатьсезлеген, ерткычлыгын бар булганы белән күрсәтә. Фашистлар өчен бала дигән сүзнең юклыгын дәлилли.
5 нче өлеш – “Үзәк өзгеч тавыш”
IV. Йомгаклау
– Бу повесть нәрсә турында уйланырга этәргеч бирә?
– Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз?
Белемнәрне бәяләү, өйгә эш бирү.
“Илгизәр – батыр рухлы малай” дигән темага сочинение язарга.
Гөлнара Мөбәрәкшина, Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар