Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге ныгытыла
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан юлларында зур эшләр башкарылды. Узган елда республикада 2877 юл билгесе, 11,6 км барьер киртә, 3789,4 м җәяүлеләр киртәсе урнаштырылды, 8,847 ясалма яктырту, 18,8 км тротуар төзелде. Шулай ук 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 км велосипед юлы, 35 ясалма тигезсезлек, 53 тукталыш, 2470 юл сигнал баганасы куелган, дип хәбәр итә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
-
Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан яңа спектакль
«Апуш» татар балалар театр студиясе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә.
-
Әлмәт нәниләренә яңа балалар бакчасы
Әлмәт нарасыйларына «Полянка» балалар бакчасы Полевая урамында төзелде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда «Нурлы Рамазан» конкурсы старт ала
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Нурлы Рамазан» конкурсына гаризалар кабул итү башлануын игълан итте. Конкурс Рамазан ае вакытында бина фасадларын бизәүне күз уңында тота. Республикада әлеге бәйге дүртенче тапкыр үткәрелә, дип хәбәр иттеләр мөфтиятнең матбугат хезмәтендә.
-
Быел Татарстанда 6 балалар бакчасын төзекләндерәчәкләр
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты уңышлы эшли. Быел ике федераль программага керә торган 30 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланды
12 гыйнварда Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт алды. Интеллектуаль ярышта илнең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша. Оештыручы – РФ Мәгариф министрлыгы.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы әзерләнә
Татарстан Республикасында яшь фәнни кадрларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы программа гамәлгә кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта тиешле норматив документ проекты коррупциягә каршы экспертиза узу стадиясендә. Инициатива нигезендә, перспективалы яшь галимнәргә торак грантлары бирү каралган. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр 1,37 миллион сум күләмендә торак шартларын яхшырту өчен финанс ярдәме алачак.
-
Казанда мәктәп укучылары өчен экология форумы үткәрелә
Казанда «Зилант» XXVI экология форумына теркәлү эше башланды.
-
2025 елда Казанда 11,5 мең пар гаилә корган
Узган ел Казан ЗАГС бүлекләрендә 11 431 пар никахын рәсми рәвештә теркәгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2,4 процентка күбрәк.
-
Ана капиталы күләме арта
2026 елның 1 февраленнән Татарстанда ана капиталы индексацияләнә. Түләү күләме 6,8 процентка, ягъни инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл итеп арттырылачак.
-
Кытайда КФУ филиалы ачылырга мөмкин
Ел башы Казан федераль университеты өчен Кытайда узган мөһим эшлекле сөйләшүләр белән башланды. КФУ ректоры Ленар Сафин эш сәфәре кысаларында Дунфан шәһәре вәкилләре белән очрашты, шул исәптән Кытай Коммунистик партиясенең муниципаль комитеты секретаре Ли Айхуа әфәнде белән сөйләшүләр үткәрде.
-
2026 елда Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында 30 социаль объект яңартылачак
«Гаиләгә ярдәм итү» федераль программасы нигезендә ике балалар бакчасын төзү дәвам итәчәк. Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр Питрәч районы Көек авылында (340 урын) һәм Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә урнашачак. Моннан тыш, алты балалар бакчасында капиталь ремонт узачак: Чаллы шәһәрендәге 10 нчы «Маленький принц», Түбән Кама районындагы 49 нчы бакча, Биектау районындагы «Әтәчкәй», Азнакай шәһәрендәге 18 нче «Улыбка», шулай ук Бөгелмә районындагы 32 нче«Непоседы» һәм 15 нче «Светлячок» балалар бакчаларында.
-
Яңа ел каникуллары тәмамланды
Министрлар Кабинетында узган брифингта яңа ел каникуллары вакытында республикада уздырылган массакүләм һәм мәдәният чараларга нәтиҗәләр ясалды.
-
Айдар Сәлимгәрәев Россия матбугаты көне белән котлады
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Россия матбугаты көне белән котлады.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады
Бүген, 13 гыйнвар, Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бәйрәм белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.




