Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Матюшино мәктәбе директор урынбасары Илдус Шәрәфиев – «Танылу – 2025» премиясе лауреаты
Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укыту эшләре буенча директор урынбасары Илдус Шәрәфиев «Танылу – 2025» милли иҗтимагый-һөнәри премиясенең «Хезмәт кешесен тәрбияләгән өчен» номинациясендә лауреат булды.
-
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе уздыруның өстәмә көне
Иртәгә, 11 мартта, тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә уздыруның өстәмә көне. Йомгаклау әңгәмәсен уңышлы тапшыру – дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шартларының берсе.
-
«Җеп»/«Нитка» күргәзмәсе: тарихи костюм, борынгы читек, поликарбонат алка
11 март көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җеп» («Нитка») дип аталган күргәзмә эшли башлады. Әлеге чара Җәннәт Минһаҗева командасының ФЭШН ИФТАР проекты белән берлектә оештырылган. Күргәзмә татар костюмының тарихына һәм бүгенгесенә багышлана. Бер мәйданда музей җыентыкларындагы предметлар белән беррәттән милли мәдәни код нигезендә иҗат итүче заманча дизайнерларның эшләнмәләре тәкъдим ителә. Алай гына да түгел, «Сибур»-«Оргсинтез» предприятиесендә эшләнгән поликарбонат алкалар белән дә танышырга мөмкин.
-
Россия вузларында өч фән төп курслар исемлегенә керәчәк
Яңа югары белем моделенең социаль-гуманитар үзәгенә өч фән кертеләчәк. Алар барлык юнәлешләрдә укучы студентлар өчен мәҗбүри булачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Сәләтле җәй»гә әзерлек бара
Республикабыздагы «Сәләт үзәге» ел саен талантлы яшьләрнең җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп оештырып килә. Сәләт сменасында 7 –18 яшькә кадәрге күп өлкәләрдә уңышларга ирешкән балалар һәм яшүсмерләр катнаша.
-
Яңа китап
Язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Кадер иясе» дип аталган өр-яңа китабы дөнья күрде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия проектының ачык дәресе узды
5 мартта Н.И. Лобачевский исемендәге лицей базасында «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия проекты кысаларында ачык дәрес узды.
-
Лилия Гыйбадуллина әсәрләренә нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак
24 март көнне Камал театрының Көнчыгыш залында Лилия Гыйбадуллина иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичә узачак.
-
Татарстанның яшь спортчылары Мәскәүдә узган «Кубок Наций» – «Милләтләр кубогы» халыкара ярышларында җиңү яулады
27 февральдән 1 мартка кадәр Мәскәүдә халыкара «Милләтләр кубогы» ярышы узды. Әлеге зур турнир дөньяның 30 лап илдән 1600 спортчыны җыйды.
-
Республика ифтарына 10 мең кеше киләчәк
Республика ифтары быел 13 мартта “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Татарстанда Рамазанның иң көтеп алынган вакыйгаларыннан саналган Республикакүләм ифтар быел 14 нче тапкыр оештырыла.
-
Габдулла Тукайның туганы музейда экскурсия уздырды
Беренче экскурсияне Габдулла Тукайның туганы, Казандагы 64 нче мәктәп директоры Айнур Нуриев уздырды. Аның тамырлары Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның бертуган апасы Бибифаизә Шәмсетдиновага (1838–1922) барып тоташа.
-
«Киләчәк турында хыяллар» Бөтенроссия видеоэссе конкурсына гаризалар кабул ителә
Россиянең барлык төбәкләреннән укучылар «Киләчәк турында хыяллар» Бөтенроссия видеоэссе конкурсында катнаша ала. Конкурста өч кешедән торган командалар чакырыла.
-
Кыңгырау урынына классик музыка
Март аенда Бөтенроссия «Кыңгырау урынына музыка» проекты кысаларында мәктәпләрдә тәнәфес вакытында классик музыкаль композицияләр яңгыраячак. Әсәрләр Халыкара хатын-кызлар көне һәм Зур театрның юбилее уңаеннан сайланган.
-
Кукмарада республикакүләм семинар узды
3 март көнне Кукмараның 3 номерлы урта гомуми белем мәктәбе базасында республикакүләм семинар узды. Ул «Физ-мат алгарыш» проекты кысаларында иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнүгә багышланды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда «Аҗаган 2.0» уенында 100 меңнән артык яшьләр катнашачак
Татарстаннан 7 яшьтән 23 яшькә кадәрге 100 меңнән артык балалар һәм яшьләр «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының яңа сезонында катнашачак. Бу хакта матбугат очрашуында «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.




