Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
III Республика Яруллин педагогик укулары
2025 елның 7 ноябрендә Казан шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә «Өстәмә белем бирү тәрбия киңлегенең аксиологик өстенлекләре» темасына III Республика Яруллина педагогик укулары узды. Укулар Ватанны саклаучылар елына, өстәмә белем бирү һәм Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте ветераннары: талантлы педагог, Казан шәһәренең Вахитов районы Балалар иҗаты үзәге директоры Фәүзия Гыймазетдин кызы Яруллина (1985–2012 еллар) һәм педагогика фәннәре кандидаты, әлеге учреждениенең фәнни җитәкчесе Валерия Вячеславовна Политова (1985–2012 еллар) эшчәнлекләренә багышланган иде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә
«Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең юлда йөргәндә иминлек компетенцияләрен формалаштыру» программасы кысаларында башлангыч сыйныфның ата-аналар комитетлары арасында «Ата-аналар юлда иминлек яклы» конкурсы үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Балаларның юл иминлегенә багышланган чаралар оештырылды
Агымдагы уку елында балаларның юл иминлегенә багышланган чаралар, программалар оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
-
Татарстанның ике югары уку йорты дәүләт идарәсе өлкәсендәге югары уку йортлары рейтингына керде
Татарстанның ике югары уку йорты — Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты RAEX агентлыгы тарафыннан төзелгән топ-100 Россия югары уку йорты исемлегенә керделәр.
-
Дәүләт Думасында «Герой ата» исемен кертүне тәкъдим иттеләр
Дәүләт думасының Гаиләне яклау, ата-ана һәм бала мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина Россиядә күпбалалы ир-атлар өчен «Герой ата» исемен кертүне тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Минем герой» Бөтенроссия инша бәйгесенә гаризалар кабул ителә
1 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр «Минем герой» Бөтенроссия инша бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Конкурста 5–11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
-
Түбән Кама укучысы төбәкара гарәп теле олимпиадасында җиңү яулады
Түбән Кама шәһәре 24 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Габделбари Аллун төбәкара гарәп теле олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде.
-
Мәскәүдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия форумы узды
22–24 октябрьдә Мәскәүдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия форумы узды. Оештыручылар – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия «Белем» җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм В.С.Леднев исемендәге укыту эчтәлеге һәм методлары институты.
-
Татарстан җыелма командасы Мәскәүдә «Абилимпикс» -2025 илкүләм чемпионатында катнашачак
30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле конкурсантлар арасында «Абилимпикс» милли һөнәри осталык чемпионаты узачак».
-
Чаллының Чулман проспектында урнашкан мәктәбен яңарталар
Яр Чаллыда 329,9 млн сумнан артык акчага «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 45 нче урта мәктәп»кә капиталь ремонт ясалачак. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
-
«Чиста мирас» экология олимпиадасының икенче этабы старт алды
Әлмәттә «Чиста мирас» экология олимпиадасының икенче этабы старт алды. Финалга 160 укучы үтте, дип яза «Әлмәт таңнары».
-
«Мәгарифтә яңа сулыш» форумына 100 дән артык мөгаллим җыелды
28 октябрь көнне «Мәгариф» редакциясенең «Эмоциональная перезагрузка» – «Мәгарифтә яңа сулыш» форумы узды. Анда Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән 100 дән артык мөгаллим катнашты.
-
БДИ баллы 50 дән кимрәк булган абитуриентларга түләүле урыннар бирелмәячәк
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең югары уку йортларында түләүле урыннарның чик санын билгеләү методикасын эшләде.
-
Татарстанда яшь галимнәр өчен премияләр күләме арттырылды
Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү максатыннан премияләренең саны һәм күләме арттырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яр Чаллы мәктәбе укучылары Татарстанны «Абилимпикс» чемпионатында тәкъдим итәчәк
Чаллының 88 нче начар ишетүче балалар мәктәбе укучылары Раил Козлов һәм Таһир Романов «Абилимпикс» чемпионатының милли этабына үттеләр.




