Логотип Магариф уку
Цитата:

Рузия Мәҗитова: «Укытучылык тумыштан бирелә»

Элек-электән халкыбыз укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны остаз дип бөекләгән.

Укытучы һөнәрен сайлаган кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, тирән белем,сабырлык, күркәм холык, һәвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш.

Яңа заман авыл укытучысы мәктәп белән генә чикләнеп кала алмый. Ул – авыл халкының, яшьләрнең рухи җитәкчесе, тормыш укытучысы да! Чын укытучы булу өчен балаларны сөю, ярату, алар тойгысы белән яшәү, алар шатлыгын – үз шатлыгың, кайгыларын  үз кайгың итеп кабул итәргә кирәк.

Укытучы, тирән гыйлемле булу өстенә, сабыр, күркәм холыклы, йомшак сүзле, шәфкатьле, әмма таләпчән дә булырга тиеш. Укытучыга, чыннан да, әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән. Укучыда остазына хөрмәт, аның казанышларыннан хәбәрдар булуын тәэмин итү – монысы да нигездә мөгаллимнәр җаваплылыгында.

Сәләт тумыштан  бирелсә генә кеше үзен бәхетле тоя, хезмәтеннән тәм таба. Мин икеләтә бәхетле: беренчедән,табигать биргән укытучылык сәләтемне файдаланам, икенчедән, мин – авыл баласы, авылда яшим, авылның табигате көч бирә.

Табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген аңлау, ярату аша авыл баласының күңеленә миһербанлылык орлыклары салына.

Табигать белән гармониядә яшәгәндә генә кеше сәламәт була ала. Ә авыл баласы һәрвакыт табигатьтә.

Авыл мәктәбендә тәрбия эше алып бару авыл халкының тормышы  һәм көнкүрешенең кайбер үзенчәлекләре белән бәйле. Без, авылда яшәүчеләр, бер-беребезне яхшы беләбез, һәр укучының ничек укуы, үз-үзен ничек тотуы, хезмәт эшчәнлеге турында хәбәрдар. Кагыйдә буларак, авыл укытучылары барлык тәрбияләнүчеләрнең гаилә шартларын, гаилә әгъзаларының үзара нинди мөнәсәбәттә булуын да белеп тора. Бу исә ата-аналар белән тәрбия эшен нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә.

Авыл мәктәбендә укучылар кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эше, һөнәрләре белән танышып үсә, үзләре матди байлык булдыру өлкәсендә эшли. Без, укытучылар, малай һәм кызларны көче җиткән эшләрдә катнаштырып, үз эшен бирелеп башкара торган белемле шәхес формалаштырырга нигез салабыз. Укучыларда үзенә карата хөрмәт, ышаныч һәм ярату хисләре тәрбияли алса гына, укытучы иң абруйлы, дәрәҗәле, үзенә җәлеп итә торган шәхес була.

Мәгариф системасындагы үзгәртеп кору укытучыга яңа таләпләр куя. Шуңа күрә белгеч һөнәри әзерлекле, белемле, киң эрудицияле, әхлаклы, гадел, тапшырылган эшне иҗади һәм җиренә җиткереп үтәргә әзерлекле булырга тиеш. Укытучының фәнни әзерлекне гамәли әзерлек белән бәйли алуы, үз белемен даими арттыруы, яңа педагогик ысул һәм технологияләрне, алдынгы педагогик тәҗрибәне уңышлы куллануы, балалар коллективы белән идарә итү ысулларын белүе, укучылар һәм ата-аналар белән тәрбия эшләре алып бару күнекмәсенә ия булуы зарури.

Укытучы кайчан бәхетле була? Укучыларының үзеннән көчле булуын аңлагач.

Бүген фән алга киткән заманда, төрле мәгълүмат чараларының күплегеннән баш әйләнгәндә, уку-укыту да тормыштан артта калырга тиеш түгел. Без, укытучылар, мәгариф өлкәсендәге алгарышның иң алгы сафында булырга тиеш. Хәзерге заман укытучысының һәр яңалыктан үз вакытында тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булуы таләп ителә.

Бүген җәмгыятькә кыю, яңалыкка омтылган шәхесләр кирәк булуын аңлаган һәр укытучы укучыларында үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә тырыша.

Укытучы эше никадәр катлаулы һәм әйтеп бетергесез четерекле. Түккән көч – тырышлыкларының нәтиҗәсе үзен тиз генә белдерми дә, буш вакыт хыял кебек кенә тоела. Шулай да авыл укытучыларының күбесе фән белән кызыксына, эзләнә, тикшеренүләр алып барырга, экспериментлар уздырырга тырыша, газета-журнал яки җыентык битләрендә мәкаләләрен бастырырга омтыла.

Укытучылык тумыштан бирелә, ул – минем яшәү рәвешем. Үземне бары тик укытучы ролендә генә күрәм.Үз һөнәремне, укучыларымны ихлас яратам.

 

 

Рузия Гафур кызы Мәҗитова,

Арча районы Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фото: Мөршидә Кыямова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ