Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин яшәгән шәһәр. Казанның күренекле урыннары

Мин яшәгән шәһәр. Казанның күренекле урыннарыГүзәл ВАХИТОВА, Алинә ХӘЛИУЛЛИНА, Рәмзия ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА, Казандагы 67 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре  Максат: үзең яшәгән шәһәр турында белемнәрне арттыр...

Мин яшәгән шәһәр. Казанның күренекле урыннары


Гүзәл ВАХИТОВА,


Алинә ХӘЛИУЛЛИНА,


Рәмзия ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВА,


Казандагы 67 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре  


Максат: үзең яшәгән шәһәр турында белемнәрне арттыру, шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштыру; монологик сөйләм формалаштыру, бирелгән сорауга жавап бирергә өйрәтү; ватанпәрвәрлек,  туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү.


Бурычлар: шәһәрнең иң гади күренекле урыннары белән таныштыру; балаларга авыл белән шәһәр арасындагы аерманы төшендерү; монологик сөйләмнәрен үстерү, куелган сорауны тыңлап, аңа жавап бирергә өйрәтү; кече Ватаныбыз тарихына кызыксыну уяту.


Методлар һәм алымнар: аңлату, сораулар, күрсәтү, сюрпизлы уен моменты.


Җиһазлау: Карлсон булып киенгән кеше, презентация, шәһәрнең күренекле урыннары рәсемнәре, Татарстан гимны.


Эшчәнлек барышы


Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшик. (Исәнләшәләр.) Балалар, карагыз әле, безгә тагын кемдер очып килгән.


Карлсон. Исәнмесез, сорау капчыклары!


Балалар. Исәнмесез!


Тәрбияче. Карлсон маҗаралар ярата. Ул бүген безне дә кызыклы сәяхәткә чакыра. Үзе очып йөргәч, безне дә үзе белән очарга чакыра. Моторларыбызны кабызыйк. (Балалар вертолет моторы кабызган хәрәкәтләр ясыйлар.)


Карлсон. Очып киттек, балалар!


Тәрбияче. Очабыз, очабыз!..


Карлсон. Алда йортлар күрәм. Төшеп утырырга әзерләнегез!


Тәрбияче. Игътибар белән карагыз, без кая төшеп урнаштык, кайсыгыз әйтә?


Бала. Авылга.


Тәрбияче. Моның авыл икәнен сез каян белдегез?


Балалар. Кечкенә, бер катлы йортлар, юллар асфальтланмаган, машиналар бик аз йөри, тирә-як яшеллеккә төренгән, урамда йорт хайваннары һәм йорт кошлары йөри.


Тәрбияче. Санап күрсәтегез әле, сез нинди йорт хайваннарын беләсез?


Балалар. Кәҗә, сыер, эт, мәче, әтәч, тавык, үрдәк, каз, куян, сарык.


Тәрбияче. Ни өчен аларны йорт хайваннары дип йөртәләр?


Балалар. Чөнки алар кешеләр белән бергә йорт тирәсендә яшиләр һәм аларга файда китерәләр.


Карлсон. Моторларны кабызыгыз, тагын очабыз. (Мотор тавышлары чыгаралар.)


Тәрбияче. Очабыз, очабыз, очабыз!.. Алда зур йортлар күрәм, җиргә якынаябыз, төшеп утырырга әзерләнәбез. Карагыз әле, балалар без кая төштек икән?


Балалар. Бу – шәһәр.


Тәрбияче. Шәһәр икәнен каян белдегез?


Балалар. Анда биек йортлар, асфальтланган юллар, урамнарында бик күп машиналар йөри, зур-зур кибетләр, балалар бакчалары.


Карслон. Сез бик дөрес әйттегез, балалар! Шәһәрдә күп катлы йортлар, киң итеп асфальтланган юллар, шул юлларда рәт-рәт төзелеп машиналар йөри. Анда кибетләр, кинотеатрлар, балалар бакчалары, мәктәпләр.


Тәрбияче. Мин сезгә үзебез яшәгән шәһәр турында сөйләргә телим. Шәһәребезнең исеме ничек?


Балалар. Казан.


Тәрбияче. Шәһәребездә бик күп кызыклы һәм матур урыннар күп. Мин сезне шәһәр белән якыннанрак танышырга чакырам. Балалар, әйдәгез әле, урындыкларга утырабыз. Бар игътибарыгыз – мониторга! (Презентация күрсәтелә.) 1 нче слайд, 2 нче слайд .... дип язмыйкмы?


           Зилант – Казан сакчысы, канатлы аҗдаһа, Казанның төп символы. Риваятьләр буенча Зилант Кабан күле төбендә хан байлыкларын саклап яши. Казан шәһәренең талантлы кешеләре аның образын шәһәр гербында сурәтләгәннәр. Шундый ырым бар: әгәр Зилантның аягын яисә тырнагын сыйпасаң, бар хыялларың тормышка ашачак.


            Казанның күренекле урыннарыннан иң мөһиме – Казан Кремле. Ул Казанның нәкъ үзәгендә, Кремль урамы башында, Казансу елгасы ярында урнашкан.


           Бу – Татарстан Республикасының иң төп – Кол Шәриф мәчете.


           Бу урын, мөгаен, барыгызга да таныштыр. Барлык балалар әти- әниләре белән бирегә тамаша карарга килә. Бу – цирк бинасы.


          Менә бу театр да балаларны тамашага көтеп кала. Аны «Әкият» курчак театры дип йөртәләр. Анда балалар өчен әкият-спектакльләр күрсәтәләр.


Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, шәһәрдә нинди транспорт төрләрендә утырып йөреп була?


Балалар. Автобуста, трамвайда, троллейбуста, машинада, таксида, метрода.


Тәрбияче. Әйдәгез, шәһәрбез буйлап машинада җилдерик әле! Балалар, тезелеп басабыз, бергәләп ял итеп алабыз.


Шоссе буйлап машиналар бара. (Руль әйләндергән хәрәкәт ясыйлар.)


Асфальттан бара тәгәрмәчләр. (Терсәк гәүдәгә таба бөкләнгән, учлар бер-берсенә параллель рәвештә хәрәкәтләнә.)


Юл буйлап йөгермә. (Бармак белән яныйлар.)


Мин сезгә: «Пип-пип», дим. (Куллар йомарланган, зур бармак белән «сигнал» бирәләр.)


Ял иттеп алдык, балалар, сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Урыннарыбызга утырдык.


           Бу – герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле.


           Бу–  шәһәрнең иң борынгы  Бауман урамы.


           Монысы – Сөембикә манарасы. Әлеге манарага бәйле бик күп легенда-риваятьләр йөри. Манара янына дөньяның төрле почмакларыннан сәяхәтчеләр экскурсиягә килә.


Тәрбияче. Сәяхәтебезне Татарстан гимны белән таныштырып тәмамларга телим. Балалар, шуны исегездә калдырыгыз: гимнны басып җырлыйлар һәм тыңлыйлар. Хәзер Татарстан гимнын тыңлагыз. (Гимн яңгырый.) Сәяхәтебезгә йомгак ясап, Карлсонга шәһәребез турында ниләр өйрәнгәнегезне сөйләгез әле. Сезгә аеруча нәрсәләр ошады? (Балалар үз тәэсирләре белән уртаклаша.)


Карлосон. Сез бик игътибарлы икәнсез, бик күп яңалыклар өйрәнгәнсез. Миңа очып китәргә вакыт. Сау булыгыз! (Балалар саубуллаша.)


Тәрбияче. Безнең эшчәнлегебез тәмам. Барыгызга да рәхмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ