Логотип Магариф уку
Цитата:

Равил Фәйзуллин: «Шагыйрьләр алар картаймый»

Бүген Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 78 яшь тулды.Мөхтәрәм Равил абый! «Мәгариф» журналы редакциясе колл...

Бүген Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 78 яшь тулды.

Мөхтәрәм Равил абый! «Мәгариф» журналы редакциясе коллективы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрикли!  Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иксез-чиксез шатлыклар, зур уңышлар телибез. Иҗат чишмәләрегез һәрвакытта ургылып аксын, киләчәктә дә яңадан-яңа шигырьләрегез, әсәрләрегез белән сөендереп торырга язсын.  
***
Шагыйрьләр алар картаймый.
Шагыйрьләр – ара гына.
Вакыт иңсәсенә басып
ял итеп ала гына…
Туксанда да ялганның ул
суга ала яңагына.
Шагыйрьләр пыскый алмыйлар.
Шагыйрьләр — яна гына.
Яшәү
Озын гомер телисең син, әй, юләр!
Бер көнемдә күпме газап-тетрәү!
Өлгерә алмый иртә таңнан төнгәчә
Ышанычка куеп йөрим мин берәү…
Озын гомер телисең син, акыллым!
Көнем туса, җиргә сыймый шатлыгым!
Һәр мизгелдә тоеп яшим: бәхетемдә
Тудыручы – Бөек Көчнең хаклыгын.
Википедиядән. Равил Фәйзуллин — күренекле татар шагыйре. 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Әрмедә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан язучылар берлегенең җаваплы секретаре була. 1989 елдан —«Казан утлары» журналының баш мөхәррире. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.   Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына «Казан утлары»нда басылган «Нюанслар иле» дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның «Рәсем ясыйм», «Аҗаган», «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Гадиләргә гимн», «Наз», «Шигырьләр һәм поэмалар», «Кошлар юлы», «Якты моң», «Җырларда ил гаме» һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. «Саз», «Суровая нежность», «Миг возвращения», «Мой звёздный час», «Полнолуние», «Короткие стихи» һ.б. китаплары рус телендә басылып чыкты.
Шигырьләре рус, башкорт, украин, эстон, кыргыз, грузин, инглиз, гарәп, немец, поляк, француз, төрек һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ