ЯЗМАЛАР
-
Илһамлы Илһам авылында
Чаллы–Сарман юлы белән йөрүче юлчылар, «Тукай районы Яңа Бүләк авылы – Илһам Шакиров туган төбәк» дигән күрсәткечне һәм аның портретын күрүгә, мәшһүр җырчы язмаларында сакланган «Рәйхан», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Сәрбиназ», «Хафизәләм иркәм», «Гөлмәрьям», «Идел буе каеннары» кебек бик күп җырларны күңелләрендә яңартмый калмыйдыр, шәт. Шул дулкында без дә, олы юлдан уңга каерып, Яңа Бүләккә таба борылдык.
-
Беренче сыйныфка
Ата-ана өчен сабыйларының балалар бакчасына йөргән чоры – иң рәхәт чор. Моның белән килешмәүчеләр дә мәктәп чоры башлангач, фикерләрен үзгәртә. Бала үскән саен, өлкәннәрнең дә борчуы арта. Мәктәпкә барырга әзерме ул? Укучы статусына, уку процессына ничек җиңел генә ияләшергә?
-
«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең вакыты озайтылды
Катнашу өчен гаризаларны 2024 елның 31 августына кадәр җибәрергә мөмкин.
-
«Ага Базар» хикмәтләре
Өч көн дәвамында «Ага Базар»да Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән һөнәрчеләр үзләре җитештергән кул эшләрен тәкъдим итте.
-
Бакчачы киңәшләре: газон үзеннән-үзе үсми
Сутый-сутый бәрәңге, кишер үстерү заманасы артта калды. Бүгенге бакчалар җәннәт бакчасына әверелеп баралар. Чыннан да, бакчаны ял итү «утравы»на әйләндерүчеләр ишәя. Кесәң генә тишек булмасын, замана бакчасында чәчәкләргә генә түгел декоратив агачларга да өстенлек бирелә. Ун ел ландшафт дизайнеры булып эшләүче Алсу Кузнецова моны аеруча яхшы аңлый.
-
Ренат Әюпов: «Тере театр булмаса, эшләп торасы да юк»
Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәгаенләнгән чараларның иң тәүгесен туган авылы Шәледә мәктәп укучылары белән очрашудан башлап җибәрде.
-
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Яңадан елмаерга өйрәнәчәкбез!»
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның «Бүрелек» шигырен татар әдәбияты белән танышып баручылар яхшы белә. Аның иҗатына нечкә тоемлау, затлылык һәм тирәнлек хас. Рүзәл Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсендә эшли. «Ак бүре», «Минем Такташ» операларының либретто авторы буларак та, ул тамашачыда зур кызыксыну уятты.
-
Пар аккошлар кебек
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы, «Авыл укытучысы – 2021» конкурсы җиңүчесе Равил Кәримов гаиләсе турында озак сөйләргә, саллы мәкалә язарга булыр иде.
-
Раушания Сәүбәнова: «Артыңа борылып караганда, йөзең кызармаслык булсын!»
Халкыбызның буыннан-буынга мирас итеп калдырган һөнәрләрен яшь буынга җиткерүче әлеге уку йорты күптән түгел үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте.
-
Шәһәрнекеләрне көнләштерерлек мәктәп
Сабадагы өч мәктәпнең берсе булган әлеге уку йортына районның үз авылларыннан гына түгел, Балтач, Арча районнарыннан да килеп укыйлар. 500 урынга исәпләнгән өр-яңа бинада урнашуыннан гайре дә күз кызарлык башка өстенлекләр дә байтак биредә.
-
Тел дигән хикмәт
Мин Сарман районының Мортыштамак авылында туып үстем.
-
Телне ишетеп кенә өйрәнеп булмый
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Алинә Җәмил кызы Хөсәенова дистә елдан артык ана телебезнең үзенчәлекләрен өйрәнә.
-
Гүзәл Сәгыйтова: «Кеше турында уйлап яшим»
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың эш көне сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән.
-
Матурлык корбаннар сорыймы, яисә чәч буяу нәрсәгә китерә?
«Ак чәчләрегез күренә башлагач буярсыз әле!» – дия иде миңа әни, чәчләремнең төсен үзгәртеп карыйсым килгән вакытта».
-
Диетолог: «Ата-аналар үзләренең туклану культурасына игътибар бирсен иде»
Дөрес туклану. Кем җаваплы: гаиләме, мәктәпме?




