Мәгариф автор яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
19 мартка һава торышы
Пәнҗешәмбе, 19 мартта, Татарстанда явым - төшем көтелми. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
-
Казанда «Россиянең Ел укытучысы‑2026» төбәк этабының беренче туры тәмамланды
16–17 мартта Казанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче туры тәмамланды.
-
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Марат Әхмәтов билгеләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Марат Готыф улы Әхмәтов сайланды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында игълан итте
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында рәсми рәвештә игълан итте.
-
Ә бездә – яңа конкурс!
«Гаилә һәм мәктәп» журналы ТР Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән берлектә уздырган «Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесенең яңа сезоны старт ала.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Өлкән яшьтәгеләр өчен балалар бакчалары үрнәгендә оешмалар булдырырга тәкъдим иттеләр
Россиядә өлкәннәр өчен балалар бакчалары тибында учреждениеләр барлыкка килергә мөмкин. Әлеге тәкъдим белән «Бердәм Россия» форумында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Юбилей станциясе» торак комплексында яңа мәктәп төзеләчәк
Казанда 2026 елда «Юбилей станциясе» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзү планлаштырыла. Бу хакта «Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» директоры Илья Коротихин хәбәр итте, дип яза «Вести Татарстана» сайты.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Республика халкын Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көтә
Быел Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә. Шушы уңайдан ТРда бу көн эшләми торган бәйрәм көне итеп рәсми рәвештә билгеләнде.
-
Ресурслы әти-әни: кислород маскасы кирәкме?
Ял көннәрен зарыгып көтеп аласызмы? Ә балагызга дәресләрен әзерләткәндә нинди сез? Сабыегызның чираттагы сорауларына җавап бирергә түземлегегез җитәме? Юк икән, бу язма сезнең өчен, хөрмәтле әти-әниләр. Яңа елда ресурслар турында сөйләшик.
-
Шиһаб Әхмәров турында кызыклы 10 факт
Мәгърифәтче, педагог, нашир, мөхәррир Шиһабетдин Әхмәров – татар сәнгате һәм мәгарифе дөньясында дан казанган шәхес. 1882 елда хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Задур авылында дөньяга аваз салган. Мәдрәсәләрдә белем алганнан соң, үзе дә бик иртә мөгаллимлеккә күчә. Гыйлеме, хезмәт сөючәнлеге һәм алдан фаразлый белүе белән замандашларыннан аерылып торган.
-
Остазыбызны искә алып
Татарстан журналистикасы дөньясы бу көннәрдә Казан университетының журналистика факультетына нигез салучы күренекле остазыбыз, күп буын матбугат әһелләренең «атасы» булган Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамовның тууына 90 ел тулуны зурлап билгеләп үтә. Бу уңайдан башкалабызда шактый гына чаралар уздырылды. Остазга багышланган Халыкара медиафорум – шуның ачык чагылышы.
-
«Киләчәк һөнәрләре» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә
Көллият һәм техникум укучылары арасында «Киләчәк һөнәрләре» дип исемләнгән нәфис фотографияләр конкурсы старт алды.
-
29–31 октябрьдә Kazan Digital Week – 2026 форумы узачак
29–31 октябрьдә «Казан Экспо»да Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Финанс куркынычсызлыгы буенча халыкара олимпиадага теркәлү башланды
«Содружество» платформасында VI Халыкара финанс куркынычсызлыгы олимпиадасының сайлап алу этабының беренче турына теркәлү башланды.
-
Матюшино мәктәбе директор урынбасары Илдус Шәрәфиев – «Танылу – 2025» премиясе лауреаты
Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укыту эшләре буенча директор урынбасары Илдус Шәрәфиев «Танылу – 2025» милли иҗтимагый-һөнәри премиясенең «Хезмәт кешесен тәрбияләгән өчен» номинациясендә лауреат булды.




