Мәгариф автор яңалыклары
-
Мәктәп укучылары ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнаша
16–19 октябрь көннәрендә РФның 50 дән артык төбәгеннән 360 укучы дистанцион форматта уза торган ясалма фәһем буенча Бөтенроссия олимпиадасының төп этабында катнашачак.
-
Театр сәнгатендә тирән кайгы: Ринат Таҗетдинов вафат...
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә.
-
Мәктәп буллингы: җәбер корбаннары
Укучылар, җәйге каникулдан соң сагынышып, өч ай эчендә мулдан җыелган хис-кичерешләрен бер-берсе белән уртаклашырга ашкынып, мәктәп бусагасын атлап керде. Әмма кайберәүләр өчен яңа уку елына аяк басу җәза белән бер – мәктәп аларны янә яшьтәшләренең рәхимсезлеге белән очраштырды. Буллинг... Бу күренеш белем йортлары диварлары эчендә елдан-ел ныграк үсеш ала.
-
Казан мәктәпләрендә көзге каникуллар иртәрәк башлана
БРИКС саммиты уздырулы сәбәпле Казан укучылары 21-28 октябрь көннәрендә каникулларга китәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның башка муниципалитетларында көзге каникуллар көннәре үзгәрмәде , каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булачак дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
Бөтенроссия киңәшмәсендә: тарих буенча бердәм дәреслекләр әзерләү һәм тәрбия эшен оештыру мәсьәләләре
Мәскәүдә региональ мәгариф министрлыгы башлыклары, югары уку йортлары ректорлары һәм Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы федераль балалар үзәкләре җитәкчеләре катнашында бөтенроссия киңәшмәсе башланды.
-
Мәскәү районының кайбер йортларында вакытлыча су беткән
Бу суүткәргечнең авария хәлендә булуына бәйле.
-
Казанлылар балаларына Илсаф, Җамал, Юнона һәм Вевея исемнәрен кушкан
Узган атнада, 7 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр, Казанда 187 малай һәм 197 кыз туган. Бу хакта Казан Мэриясе хәбәр итә.
-
Казанда электр самокатларында йөрү вакытлыча тыелачак
Казанда прокатка алынган электр самокатларында һәм велосипедларда йөрүне вакытлыча тыячаклар.
-
Россиядә «Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне узачак
«Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне Россиянең 79 төбәгендә 19 октябрьдә узачак. Чараларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашачак, алар кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша алачак, көллият һәм техникум студентлары нинди программалар буенча укуларын һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашу процессының ничек тормышка ашырылуын белә алачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Арчада ясалма фәһем программасын куллану буенча семинар узды
11 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Һөнәри белем бирү оешмаларының белем бирү процессында «Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасын куллану» зона семинар-практикумы узды дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
-
«Гаилә коды: мөнәсәбәтләр турында»: Татарстанда яшь гаиләләрне үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү сессиясе узачак
2024 елның 16-18 октябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь гаиләләрдә мәхәббәтне саклауга һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга багышланган проект сессиясе оештыра. Чара «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Проект сайтында сайлап алу узып, ир белән хатынның берсе 36 яшькә җитмәгән Татарстаннан яшь гаиләләр катнаша ала. Проект яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында уза.
-
Илсур Һадиуллин Әгерҗедәге Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 11 октябрьдә эш визиты белән Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды.
-
Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Рабигыль-ахыр аеның 9нчы көнендә (12нче октябрьдә), Актаныш районы Яңа Җияш авылында “Рафикъ” мәчете ачылды.
-
“Салават Купере “ торак районында балалар бакчасы ачылды
Казанның Киров районының Илһам Шакиров урамында 218 номерлы “Яркий” балалар бакчасы ачылды. 260 урынлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 14 төркем эшләячәк.
-
«ПРО Образование – 2024» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды
«Мәгариф - 2024» мәгариф журналистикасы Бөтенроссия конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Быел ул 22 нче тапкыр узачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.




