Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Максим Горькийның тууына 158 ел тула
28 март көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда бөек язучының тууына 158 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
-
Татарстан мәктәп укучылары «Аҗыган 2.0» уенында катнаша
Татарстанда «Аҗыган 2.0» уенының мәктәп этаплары башланды. Катнашучылар ярышлар белән беррәттән гамәли белем ала – беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнеп, үзләрен табиб ролендә сынап карый. Оештыручылар фикеренчә, мондый күнекмәләр авыр хәлләрдә югалып калмыйча, тиз карар кабул итәргә ярдәм итә.
-
«Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» грантына кемнәр лаек?
Бүген Казанның 3 нче «Курай» балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына ия булучыларны бүләкләү тантанасы узды.
-
Галимҗан Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция узды
19 март көнне Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиядә күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция узды.
-
«Күңел кыллары» – Ильяс Камал концерты
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, композитор Ильяс Камалның «Күңел кыллары» дигән үзенчәлекле концерты булып узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе дәвам итә
Бу атнада Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе уза. 16–17 март көннәрендә конкурсантлар «Методик остаханә» һәм “Дәрес” күрсәттеләр. Укытучылар үзләренең уникаль методикаларын, заманча технологияләрне куллану осталыгын һәм татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңача алымнарны тәкъдим иттеләр.
-
Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабы тәкъдим ителәчәк
19 мартта КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында заманча татар әдәбияты вәкилләренең берсе — Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабын тәкъдим итү чарасы узачак. Әлеге басма 2025 елда Казанда дөнья күрде.
-
Арчадагы педагогика көллияте бинасында капиталь ремонт башланды
Арчадагы Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте бинасында капиталь ремонт башланды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
19 мартка һава торышы
Пәнҗешәмбе, 19 мартта, Татарстанда явым - төшем көтелми. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
-
Казанда «Россиянең Ел укытучысы‑2026» төбәк этабының беренче туры тәмамланды
16–17 мартта Казанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче туры тәмамланды.
-
Ризалә Гыйләҗева: «Тәҗрибә бөртекләп туплана»
«Татар теле – халкым теле» бәйге-семинарына гаризалар кабул итү кампаниясе 23 мартка кадәр озайтылды, дип белдерделәр оештыручылар.
-
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Марат Әхмәтов билгеләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Марат Готыф улы Әхмәтов сайланды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында игълан итте
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында рәсми рәвештә игълан итте.
-
«Җәлилле иҗат» бәйгесе нәтиҗәләре
Татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан журналга язылучыларыбыз арасында «Җәлилле иҗат» дип аталган бәйге игълан иткән идек. Биредә мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты. Төрле номинацияләрдә барлыгы 97 эш кабул ителде. Менә ул җиңүчеләребез:
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Өлкән яшьтәгеләр өчен балалар бакчалары үрнәгендә оешмалар булдырырга тәкъдим иттеләр
Россиядә өлкәннәр өчен балалар бакчалары тибында учреждениеләр барлыкка килергә мөмкин. Әлеге тәкъдим белән «Бердәм Россия» форумында ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ».




