Мәгариф автор яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстан 2026 елда кандагы шикәрне өзлексез мониторинглау программасын дәвам итә
Әлеге яңалык шикәр авыруы булган йөкле хатын-кызларга һәм беренче типтагы диабет белән авыручы балаларга кагыла. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Түбән Камада антибуллинг программасын эшләтеп җибәрделәр
Түбән Камада район башлыгы Радмир Беляев анонслаган антибуллинг программасын тәкъдир иттеләр, дип хәбәр итә «Вечерняя Казань» газетасы.
-
Морфологиягә мәхәббәт
Татар тел белеменең күренекле галиме, педагог, тюрколог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт педагогика институтының (соңрак университет) татар тел белеме кафедрасы доценты Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллинаның тууына узган елның 8 июнендә 100 ел тулды.
-
Ләйлә Фазлыева Остазлар көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Остазлар көне белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Туган телне укытуда Пигмалион эффекты
Чулпан ИБРАҺИМОВА, Азнакай гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Мөршидә Кыямовага мактаулы исем бирелде
Бездә шатлык! Хөрмәтле хезмәттәшебез – «Гаилә һәм мәктәп» журналының җаваплы сәркатибе, танылган журналист Мөршидә Кыямовага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы: елның иң актив сәләтлеләре билгеле
Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ХI «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2025 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында хәрәкәттә актив катнашкан талантлы балалар һәм яшьләр, проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм иткән партнерлар, уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының химия-технология лицее белән танышты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Менделеевск районында булды. Ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырышка кадәр «Менделеев токымнары» 3нче химия-технология лицеенда педагоглар һәм укучылар белән очрашты, белем бирү программалары белән танышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Еллар аша. Фәрит Мөхәммәтшин 179 нчы гимназиядә парламент дәресендә катнашты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясендә узган парламент дәресендә кунакта булды. «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип аталган парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана, ул 16 февральдән 28 февральгә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә һәм махсус урта уку йортларында уздырыла.
-
Ураза – яшерен гыйбадәт
Февраль аенда изге рамазан аена кердек. Ни өчен гаилә белән ураза тоту күңеллерәк? Ураза тотмаган баланы ачуланырга ярыймы? Уразада булмаган күршеңне кунак итү дөресме? Әйдәгез, ачыклык кертик әле.
-
«Баланслы туклану мөһим»
‒ Уразада баланслы туклануга аеруча игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә балалар белән бергәләп ураза тотканда, табында углеводлар, аксым, файдалы майлар, клетчатка булса яхшы. Болар: ярма, җиләк-җимеш, йогырт, тулы бөртекле икмәк, йомырка, кош ите, балык, эремчек, терлек ите, кызыл балык, чикләвек, үсемлек майлары, яшелчә, көрпә. Сәхәр һәм ифтар өчен өстәлдә шушы ризыкларны алыштырып торырга була. Әмма олылар өчен дә, балалар өчен дә иң мөһиме ул – су режимы. Организмга бер килограммга 30 миллилитр исәбендә чиста су керергә тиеш. Әмма бу авыз ачу вакыты җиткәндә йотлыгып сыеклык эчү дигән сүз түгел. Суны фәкать аз-азлап эчәргә кирәк, юкса бөерләр зур күләмдәге суны эшкәртеп чыгара алмаячак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бала ураза тота
Бала белән ураза тоту дөрес гамәлме? Безгә дә: «Бала тилмертәсез», ‒ диючеләр булды. Ләкин бергәләп табын әзерләп, авыз ачып, мәчеткә тәравих намазларына йөрү гаиләбезне тагын да берләштерде.
-
Башлангыч мәктәп – белем һәм тәрбиянең нигезе
Укытучы – үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче генә түгел, кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Ул – киң күңелле, сабыр, балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә. Укытучы ул – һөнәр түгел, ул – яшәү мәгънәсе.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Педагогика вузларына кабул итү кагыйдәләре үзгәрә
Россия Мәгариф министрлыгы педагогика югары уку йортларына кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертәчәк. Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде, дип яза «РИА Новости» агентлыгы.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
КФУда телләрне укыту мәсьәләләренә багышланган Халыкара семинар узачак
Иртәгә, 20 февральдә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мәйданында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» дип исемләнгән Халыкара фәнни-методик онлайн семинар узачак. Чара унынчы тапкыр оештырыла, дип белдерделәр институт матбугат хезмәте.




