Логотип Магариф уку
Цитата:

ЯЗМАЛАР

  • Татарстанда Бөтенроссия фән олимпиадасында җиңүчеләр  сафында

    Татарстанда Бөтенроссия фән олимпиадасында җиңүчеләр сафында

    28 майда Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призёрларны, аларның остазларын, мәгариф идарәләре башлыкларын һәм директорларны бүләкләү тантанасы булды.

  • Энҗе һәм Рәсим Низамовлар: «Гаилә ул – тыл. Тылсыз фронт булмый»

    Энҗе һәм Рәсим Низамовлар: «Гаилә ул – тыл. Тылсыз фронт булмый»

    Җырчы Рәсим Низамов ун ел элек журнал битләрендә гаиләне дәүләт белән чагыштырган. Тормыш иптәше Энҗе ханым белән корган ояларында ике асыл ул – Рүзәл белән Равилне тәрбияләп үстергән алар. Низамовлар дәүләтендә бүген нинди вазгыять икән?

  • Югалган Ә

    Югалган Ә

    Милләте буенча татар булып та, сөйләме башка телдә ачылган һәм 4–5 яшькә кадәр туган телен ишетмәгән, шул телдә аралашмыйча үскән балага туган теленә хас үзенчәлекле авазларны әйтү гаять авыр. Гомумән, күпчелек балалар татарча сүзләрне, иҗекләрен кыскартмыйча, алыштырмыйча, төгәл, чиста итеп әйтә дә алмый. Бу исә артикуляцион моториканың әлеге тел системасына җайлашып формалашмавына бәйле. Гади генә итеп әйтсәк, сәбәбе – сабыйның теле туган телендә ачылмауда.

  • Милли рухлы Державино

    Милли рухлы Державино

    Россия империясенең беренче юстиция министры, танылган рус шагыйре Гавриил Державин исемен йөрткән авыл бу. Ләкин монда күпчелек татарлар яши. Күренекле дәүләт эшлеклесенең нәсел тамырында да татар каны ага. Без исә, «Туган телләрне саклау һәм үстерү» республика конкурсында җиңеп, 500 мең күләмендә грант откан, туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырып яшәгән белем учагы – Державино төп мәктәбе тормышы белән танышып кайттык.

  • Алсу Шәрипова: «Татарстанның мәгариф системасына игътибар зур»

    Алсу Шәрипова: «Татарстанның мәгариф системасына игътибар зур»

    «Бала шәхес буларак гаилә, мәктәп һәм җәмгыять даирәсендә формалаша. Бу шул исәптән аның нинди телдә сөйләшүенә дә йогынты ясый. Барлык тәэсир чаралары да комплекслы эшләгәндә генә нәтиҗәсе булыр», – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова. 90 нчы елларда бердәм көч нәтиҗәсендә аякка бастырылган милли мәгарифебез бүген ни хәлдә? Алсу ханым белән бу өлкәдәге үзгәрешләр, проблемалар, туган телдә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре хакында сөйләштек.

  • Укытучылар өчен эмоциональ вакцина

    Укытучылар өчен эмоциональ вакцина

    Бүгенге әңгәмәдәшебез – Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты доценты Ләйсән Каюмова.

  • Имтихан – сынау

    Имтихан – сынау

    Нинди имтихан сөйлисез, әле уку елының яртысы гына үтте дисезме? Ә үзегез, әти-әниләр, нигә хәзердән үк тынычлыгыгызны югалттыгыз соң? Балагыз үзен сынап карау өчен генә тест биремнәре эшләгәндә дә ут йотып торасыз бит. Ә «пробный» дип атала торган биремнәр ел дәвамында бара. Имтиханнар вакытында ничек сынмаска һәм балага терәк булып калырга соң?

  • Бәби мунчасы

    Бәби мунчасы

    Сабыйның дөньяга аваз салуы – үзе үк могҗизага тиң вакыйга. Халык йолалар аша баланы яралганнан алып балигълыкка кергәнче сакларга, якларга, аңа иң яхшы сыйфатларны иңдерергә, иң матур язмыш юрарга тырышкан. Бүген сезне бәби мунчасына дәшәбез.

  • Тимеркәев мәктәбе

    Тимеркәев мәктәбе

    А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ профессоры, гомуми физика кафедрасы мөдире, РФның югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркәевкә 75 яшь.

  • «Мин үзем!»

    «Мин үзем!»

    Бала әзердән-бәзергә өйрәнеп үсмәсен дисәк, мөстәкыйльлекне кечкенәдән ничек тәрбияләргә?

  • Гимназиянең энҗесе

    Гимназиянең энҗесе

    Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә озак еллар дәвамында республикада яшәүче күпмилләтле халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә этномәдәни мәгариф моделе тормышка ашырылып килә. Ул үз эченә елның-елында К. Насыйри исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференцияне уздыру; К. Насыйри исемендәге мәктәп музееның тәрбияви мөмкинлекләрен файдалану; Татарстандагы һәм башка республикалардагы тарихи истәлекле урыннар белән бәйле экскурсия маршрутларын актив файдалану; заманча мәгълүмати медиатехнологияләрне файдаланып, виртуаль экскурсия маршрутлары булдыру; Россия Федерациясе төбәкләре белән элемтәләрне киңәйтү; Татарстан Республикасы халыкларының тарихи, мәдәни мирасын саклау буенча бихисап юнәлешләрне үз эченә ала.

  • Кәгазь китапсыз булмый...

    Кәгазь китапсыз булмый...

    Мин үзем китапны бик иртә кулга алдым. Аның нәрсә икәнен, бала тормышында, кеше гомерендә нинди мөһим роль уйнаганын үземнең тормыш-яшәеш тәҗрибәмнән беләм. Сүзне озайтып тормыйча, күңелдә калган иң тәүге тәэсирләрем, гомумән, китап белән бәйле иң беренче күңел хатирәләрем белән уртаклашмакчы булам.

  • Кичер мине, әти!

    Кичер мине, әти!

    Татар әдәбиятында хикәя жанры XIX йөзнең икенче яртысында формалаша. Хикәя оста кулдан ясалган картинаны хәтерләтә. Хикәя язучыны еш кына кылкаләм остасы белән дә чагыштыралар, чөнки алар чыннан да сүзләрдән картина ясыйлар күк.

  • Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

    Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

    Быел олимпиада Россиянең 28 төбәгеннән 500 дән артык укучы һәм Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗан командаларын үзенә җыйды.

  • Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар: «Гаилә ул – көч!»

    Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар: «Гаилә ул – көч!»

    Нәрсә ул гаилә? Җавап бик гади: сине кирәксенүче якын кешеләр. Уртак шатлык, уртак кайгы һәм, гомумән, тормыштагы мең дә бер төрле вак-төяк мәсьәләләрне бергәләп хәл итешүчеләр. Кирәкле минутта бер-берсенә терәк булырдай, җанга якын затлар. Журнал укучыларыбызны Казанда яшәүче Шәмсуаровлар гаиләсе белән якыннанрак таныштырырга булдык.

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ